ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2019, 10:50

Яши белсәң, бәхет үзе килә

Кылган гамәлләре, яшәү рәвеше белән авылдашларына үрнәк булган, мактаулы хезмәт юлы үткән парлар кемдә генә соклану хисе уятмас?!

Андыйлар хаклы ялга чыккач та абруйлы гаиләләрнең берсе булып кала. Тыйнак, матур гына тормыш көтә Яңа Балтач авылыннан Розалия һәм Камил Васиковлар гаиләсе. Һәр көннәреннән ямь табып, мәдәни чараларда актив катнашып, чигү чигеп, бәйләм бәйләп, спорт белән шөгыльләнеп, балалары һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши алар. Васиковлар икесе дә лаеклы хезмәт юлы үткән.

Адәм баласы үзенә тормыш бүләк иткән әти-әнисе алдында мең бурычлы булса, дөньяны танып белергә өйрәткән укытучыларына мең рәхмәтле булырга тиештер. Дүрт дистә елга якын хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Розалия Нурхәниф кызын якыннан белгән һәр кеше минем әлеге фикерем белән тулысынча килешер, дип уйлыйм. Нәзакәтле, сабыр, төпле фикерле, тәрбияле, әдәпле, гадел…Укытучыларга хас барлык сыйфатларны үзенә туплаган бу ханымның канында бу һөнәргә хөрмәт, мәхәббәт балачактан сеңгән. Чөнки ул үскән гаиләдә укытучы иң абруйлы кеше булып танылган, әтисенең апасы Фәһимә Баянова да хөрмәткә лаек укытучы, БАССР Югары Советы депутаты була. Чакмагыш авылындагы Рәсимә һәм Нурхәниф Баяновларның матур, тату гаиләсендә ир туганнары арасында көтеп алынган бердәнбер кыз бала булып үсә ул. Изге йөрәкле әтисе гаиләгә тагы да ике кыз баланы – әнисенең сеңелләрен дә сыйдырып, ишле гаилә булып яшиләр. Сугыш михнәтләренә бирешмичә яшәргә омтылган ятимнәр була алар. Рәсимә әнисенең әтисе фронтта, әнисе кан чиреннән вафат булалар. 15 яшьлек кыз, ике туганы белән Иске Дөмәй авылында шул чордагы үсмер, хатын-кыз, бала-чагалар кебек иген үстерә, сыер, үгез җигеп җир эшкәртә, бригадир да була. Шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов нәселеннән була Рәсимә Әхмәтлатыйп кызы. Язмыш аны Җиңү яулап кайткан Чакмагыш егете Нурхәниф Баянов белән таныштыра. Ул ике сеңлесен ияртеп, аңа кияүгә чыга. Биредә җиң сызганып эшкә керешә яшьләр. Бер-бер артлы уллары һәм кыз бала дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәрәгәндә йортка каза килә – ут чыгып, янып бетә. Ярый әле Караиделдән алып кайтып өйгән яңа бурага ут капмый кала. гаилә башлыгы тырышып йорт салып керү хәстәрлеге белән яши. Әнә шулай тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә туры килә аларга. Ишле, тату гаиләдә Розалия кечкенәдән үк җаваплылык, бер береңә ярдәм итү, ихтирамлы һәм миһербанлы булуның иң асыл сыйфатлар булуын аңлап үсә. Әтисе Нур-

хәниф һәрвакыт җаваплы вазыйфалар башкара, шуңа да йорт эшләре, балалар тәрбияләү күп вакытта әнисе иңендә була.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 22 санында укый аласыз)


Читайте нас: