ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 март 2019, 11:06

“Беренче Республика” Чакмагышта да күрсәтелә

Республиканың 100 еллык юбилеена багышлап “Башкортстан” киностудиясе һәм “Живая лента” кинокомпаниясе “Беренче Республика” нәфис фильмын күрсәтүгә әзерләде.

Тулы метражлы тарихи бу лента режиссер Булат Йосыпов җитәкчелегендә төшерелгән. Ул төбәкнең Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә куела.

Фильм Башкортстан мәдәнияте һәм фәне үсешенә зур өлеш керткән билгеле кешеләр турында сөйли. Картинада язмышлары тасвирланган бөек шәхесләр арасында башкорт театрына нигез салучы Вәлиулла Мортазин, җырчы, композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Газиз Әлмөхәммәтов, башкорт теле һәм әдәбияты институтын оештыручы Габдулла Амантай, беренче башкорт хатын-кыз язучысы Һәдия Дәүләтшина бар. Фильм башкорт мәдәниятен саклауга юнәлтелгән, халыклар бердәмлеген ныгытуга булышлык итә һәм яшь буынга уңай өлге булып тора. Бу күләмле картинада рес-

публика тарихының шул чоры турында тәүге тапкыр сөйләнелә. Ул төбәк Хөкүмәте тарафыннан расланган юбилей чаралары планына кертелгән һәм киномобиль ярдәмендә район мәдәният йортында 1 апрельдә күрсәтелә.


Читайте нас: