ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 март 2019, 10:47

Файдаланылмаган резервларны да эшкә кушып

“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Башкортстандагы федераль почта элемтәсе идарәлегенә караган Чакмагыш почтамтының узган 2018 елдагы эшчәнлеге йомгакларын барлаган һәм агымдагы елга бурычлар билгеләгән җыелышы эшендә БР Федераль почта элемтәсе идарәлеге директорының почта бизнесы буенча урынбасары Оксана Якушина, “Почта Банк”ның Башкортстандагы бүлекчәсе менеджеры Регина Тимербулатова, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов, башкаладан “Өмет” республика яшьләр гәзите редакциясенең баш мөхәррире Радис Ногманов, район “Игенче”, төбәкара “Сарманай” гәзитләре редакцияләренең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов катнашты. Аны почтамт начальнигы Айдар Әхмәдиев ачты һәм алып барды.

Җыелучылар алдында чыгышын Айдар Әхнәф улы узган чорда юбилейларын билгеләгән берничә хезмәткәргә почтамт җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырудан башлап җибәрде. Артабан үткән финанс елында ирешелгән күрсәткечләрне саннар белән дәлилләп атап үтте, җибәрелгән хаталарны, эшләп бетермәүләрне анализлады. Бакалы һәм Чакмагыш районнары халкына күрсәтелүче хезмәт төрләрен арттыра бару өчен файдаланылмаган резервларны да куллану мөһимлеген ассызыклады. Булган авырлыкларга карамастан, куелган бурычларны арттырып үтәүгә ирешкән бүлекчәләр мактап телгә алынды, бердәй шартларда эшләп тә, күрсәткеләрне киметүгә юл куйганнар да игътибарсыз калдырылмады.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 24 санында укый аласыз)
Читайте нас: