ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 март 2019, 10:14

Башкарылганнар байтак, артабан эшләнәселәр дә күп

Район биләмәсендә гражданнар сходлары дәвам итә. Район үзәгенең “Кирпеч заводы” микрорайнында үткән җомгада оештырылганы чираттагы җыелыш та күп халык катнашлыгында үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзедеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Азат Басыйров, муниципаль район Сове-

ты секретаре Лиюза Дәүләтова, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов, 94-нче янгынга каршы көрәш часте начальнигы Азат Сәитов, полициянең участок уполномоченные Динар Фәсхетдинов катнашты. Чараны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ф.Ә.Ишморатов ачты һәм алып барды.

Җыен барышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе – язгы ташкынга әзерлек һәм бу чорны зыян-казаларга һәм гадәттән тыш хәлләргә юл куймый үткәрү. Былтыргы яздан соң бу җәһәттән байтак эшләр үткәрелгән, моңа кадәр анда корылган дамбадагы төзек булмаган урыннар яхшылап, нормативларга туры китереп ныгытып эшләнгән. Шулай ук өч урамда юллар төзекләндерелгән, берсенә асфальт катламы түшәлгән. Башкарылганнар һәм төзекләндерү максатында артабан планлаштырылган эшләр белән район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы һәм аның урынбасары Азат Җәүдәт улы таныштырды. Сходка килүче гражданнар аларга үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр, проблемалар белән уртаклаштылар һәм аларны хәл итәргә ярдәм иткән тәкъдимнәр дә әйттеләр. Турыдан-туры әңгәмә бик җанлы барды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 25 санында укый аласыз)


Читайте нас: