ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 март 2019, 10:33

Республиканың икенче гасырына кердек

Шимбә көнне “Торатау” конгресс-холлында Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган тантана бу уңайдан үткәрелүче чараларның кульминацион ноктасы төсен алды.

Анда илебез башкаласыннан һәм төрле төбәкләрдән рәсми вәкилләр, киң җәмәгатьчелек актив катнашты.

Тантананы ачып, Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров узган йөз ел эчендә төбәгебезнең икътисадның төрле тармаклары көчле үсеш алган бай тарихлы, күп милләтле федерация субъектына әверелүе, узган чорда ирешелгән уңышлар, олы казанышлар турында горурланып белдерде. “Башкортстаныбыз икенче йөз еллыгын көчле инновацияләр киң колач алган, тагын да мәртәбәлерәк уңышларга ирешәчәк төбәк булып үткәрәчәгенә иманым камил”, – дип билгеләде. Русия Президенты В.В. Путинның Котлау хатында да республиканың илебезнең терәк төбәкләренең берсе булып торуы, биредә йөздән артык милләт вәкилләренең дус-туган булып яшәве, тотрыклы тормышта яңа дан-яңа хезмәт үрләре яуланылуы, аның җирлегендә илебез генә түгел, дөньякүләм әһәмиятле мөһим сәяси, иҗтимагый, икътисади мәсьәләләр хәл ителүче зур чаралар оештырылуы турында сүзләр бар. РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың тантанада катнашуы аңа икеләтә мәртәбә өстәде. Күрше республикалар җитәкчеләре тәбрикләү чыгышларында Русия федерализмының нигез ташын салучы Башкортстанда иң беренче автономияле республика төзелүнең күпмилләтле Ватаныбызның ныклыгын тәэмин итүен ассызыклады.

Конгресс-холл фойесы чын-чынлап республикабыз тарихын җанландырган тамаша залы төсен алды. Биредә борынгы кабиләләр чорыннан алып Бөек Ватан сугышына кадәрге чорлар яугирләре булып киенгән тарихи-этнографик клублар вәкилләре белән аралашу, борынгы архив материаллары, декоратив-сынлы сәнгать өлгеләре, халкыбызның кәсепләре, дөнькүләм билгеле башкорт балы белән танышу да мөмкин булды. “Китап” нәшрияты бастырып чыгарган тарихи-публицистик, документаль һәм нәфис әдәбият өлгеләре дә киң ассортиментта тәкъдим ителде. Республиканың сәхнә осталары концерты чараларга ямь өстенә ямь өстәде.

Икенче көнне “Акбузат” ипподромында төрле районнардан килгән чаптарлар ярышы барды. Гомумән, республикабызның 100 еллык юбилеена багышланган чаралар дәвам иттереләчәк әле.
Читайте нас: