ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 апрель 2019, 10:49

Иң лаеклыларга ышаныч белдерелде

Шимбә, 30 мартта район башкортлары корылтаеның чираттагы утырышы үтте.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары Азамат Зиннур улы Сирбаев, әлеге югары оешманың башкарма комитеты әгъзасы Зөфәр Мохтар улы Тимербулатов, хакимият башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең бүлекләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, район имам-мөхтәсибе, мәдәният бүлеге вәкилләре – район һәм авыл мәдәният йортлары мөдирләре һәм художество җитәкчеләре, мәгариф бүлеге вәкилләре – җитәкчеләре, мәктәп директорлары урынбасарлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, районыбызда эшләп килүче руслар соборы, татар милли-мәдәни автономиясе, чувашлар канашы әгъзалары, хөрмәтле җәмәгатьчелек ветераннары катнашты. Утырышны район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Фәнис Фидан улы Әмирханов ачты һәм алып барды.

Тәбрикләү сүзе белән чыгып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбызда җәмәгатьчелек оешмалары, шул исәптән милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенә югары бәһа бирде, аеруча башкортлар корылтаеның район тормышының төрле өлкәләрендә тоткан ролен ассызыклады, бүгенге чарада катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде.

Корылтайның узган елдагы эшчәнлегенә аның рәисе Фәнис Әмирханов хисап ясады, аның чыгышын мәгариф бүлеге методисты Халидә Вәлиева, Чакмагыш гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Шәмсетдинова, мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Әлфинә Гатауллина, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Розалия Хафизова тулыландырды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 27 санында укый аласыз)


Читайте нас: