ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 апрель 2019, 10:44

Республикабызның олы юбилее хөрмәтенә

Узган җомгада район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Илдус Рәфакъ улы Яхин, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге муниципаль район Советы депутатлары, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, район хуҗалыклары, предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чараны Балалар сәнгать мәктәбенең биючеләр төркеме “Чәчәк атучы курай” биюе белән башлап җибәрде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясап, узган 100 ел эчендә республикабызның һәм районыбызның тарихын барлады, ирешелгән уңышларны атады һәм төрле елларда фидакарьлек күрсәткән якташларыбызны атады. Хезмәтләрендә ирешкән зур уңышлары өчен педагогия ветераннары Лидия Гайсина, Мәмдүдә Ихсанова, Камил Мурасов, авыл хуҗалыгы ветераннары Илфак Кәлимуллин, Радик Маннанов, “Үзәк” МТСның районыбыздагы филиалының склад мөдире Тимергали Туктаров, Тайняш ФАПы фельдшеры Әлфия Кәримова, элемтә узелының Яңа Коты бүлекчәсе электромонтеры Фидрат Басыйров, Үрнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Үлмәсова, Иске Почкак авылы клубы мөдире Фируза Тангатарова, “Октябрь” АХК мал караучысы Азамат Шакировка район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тап-шырды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 27 санында укый аласыз)


Читайте нас: