ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 апрель 2019, 13:27

Башлангыч сыйныфлар бишкөнлеккә күчте

Район мәктәпләре укучылары иң озын чиректән соңгы язгы каникул көннәрендә яңа көч туплап, уку елының ахыргы, дүртенче чиреген башлады. Быелгы язның башлангыч мәктәп тормышындагы шатлыклы үзенчәлеге бар. Каникулдан соң башлангычлар шимбә көнне укырга бармаячак, алар өчен өчен уку атнасы кыскарып, биш көнлеккә кала. Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бу тәкъдиме февральдә Уфада үткән 1-нче Мәгариф форумында яңгырады. Безнең районда бу җәһәттән нинди эш башкарылуы турында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенең методик кабинет мөдире Гүзәл Агиева: “Район мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында 1500гә якын укучы белем ала. 1 апрельдән район биләмәсендәге 14 гомум урта белем бирү мәктәбенең һәм филиаллар булган Яңа Коты, Сыйрышбаш мәктәпләрең башлангыч блоклары һәм районның алты авылындагы башлангыч мәктәпләр барысы да биш көнлек уку атнасына күчерелде”, – дип мәгълүмат җиткерде.
Читайте нас: