ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2019, 10:30

Балаларның җәйге ялын оештыру өчен

Мәктәпләрдә уку елының дүртенче чиреге башланып китте – димәк, бик тиздән көтеп алынган җәйге каникул көннәре җитәр һәм йөзәрләгән балалар, һәр елдагыча, җәйге ял һәм савыктыру лагерьларына яңа дуслар табарга, яңа шөгыльләр өйрәнергә ашыгыр.

Барысы да лагерьларга да бармас, бәлки, әмма һәр үсмер, кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, өлкәннәр игътибарыннан читләтелергә тиеш түгел. Матур җәйне файдалы итеп эшләп үткәрергә теләүчеләр дә, күңелле ял итәргә җыенучылар да, гаиләләрендә үзләренә шөгыль табарга омтылучылар да көзен саусәламәт, яңа көч белән уку йортларына әйләнеп кайта алсын, төрле

күңелсезлекләргә тарып, гаиләләренә, үзләренә хафа китермәсен өчен районыбызда эшләп килүче барлык учреждениеләр һәм тиешле хезмәтләр ныклы эшчәнлек алып барырга бурычлы. Шушы атнада муниципаль район хакимиятендә үткән балаларның җәйге ялын оештыру буенча комиссия үткәргән киңәшмәдә сүз шушылар турында барды.

Утырышны әлеге комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова ачты һәм алып барды.

Иң тәүдә муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге методисты – агымдагы елда балаларны савыктырып, ял иттерү эшчәнлеге координаторы Айсылу Әхмәтшина оештыру эшләре барышы белән таныштырды. Район прокуроры ярдәмчесе Вадим Шәвәлиев балалар һәм үсмерләрнең хәвефсез ялын оештыру мәсьәләләрен күтәреп чыкты, кулланучылар хокукларын һәм кешеләр иминлеген яклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча Туймазыдагы территориаль идарәлекнең әйдәүге белгеч-эксперты Марина Окружко санитар-эпидемиологик таләпләр турында җиткерде.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 28 санында укый аласыз)
Читайте нас: