ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2019, 09:59

Һәммәсе дә – яшәешебезне яхшыртуга

Муниципаль район хакимияте карары нигезендә авыл биләмәләрендә хакимият көннәрен үткәрү башланды.

Хакимият башлыгы һәм аның урынбасарлары, бүлек начальниклары, районыбыздагы барлык оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән күзгә-күз карашып сөйләшү, теләк-тәкъдимнәр, үтенеч-мөрәҗәгатьләр җиткерү, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләргә җавап табу мөмкинлеге бирүче мондый чараларда халык берничә ел теләп катнаша.

Имәнлекул авылының мәдәният йортында үткән беренче очрашуда шушы биләмәгә караган Югары Аташ, Имәнлекул һәм Җәмәй авылларыннан күпләп килгән халык белән тамаша залы шыгрым тулы иде. Чараны ачып җибәреп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бүгенге җыеның максатларын билгеләде, халыкны әлеге форсаттан тулысынча файдаланырга, үзләрен кызыксындырган сорауларны төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә биреп, канәгатьләнерлек җаваплар алырга чакырды.

Биләмә башлыгы Розалия Хафизова узган елның шушы чорында үткән хакимият көнендә күтәрелгән һәм башка мәсьәләләрнең үтәлеше, биләмәдә төзү-төзекләндерү, халыкның көнкүрешен яхшырту, җәмгыятькә хәвеф белән янаучы күренешләрнең тамырларына балта чабу хакына салынган хезмәт, бу җәһәттән кемнәрнең ярдәменә таяну турында тәгаен мисаллар, кешеләрнең исем-фамилияләре белән дәлилләп, тәфсилле чыгыш ясады. Уңай һәм тискәре күренешләр, озак еллар хәл ителмичә килгән проблемалар, аларны чишү юллары, бу җәһәттән муниципаль район хакимиятенең, биредә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең, крәстиян-фермер хуҗалыкларының, юмарт күңелле якташларының иганәчелеге, авыллар халкының активлыгы, кемнәрнеңдер әле дә каяндыр килеп эшләячәкләренә өметләнеп, күмәк өмәләрдән читләшергә омтылулары, сәламәт яшәү рәвешеннән эчкечелекне өстенрәк куюы – башка бик күп мәсьәләләрне кузгатып, Розалия Лиф кызы якташларын уңай өлгеләргә иярергә чакырды, бергәләшеп биләмәдә матурлык һәм уңай шартлар тудыруга ирешәчәкләренә ышануын белдерде.

(язманың ахырын гәзитебезнең 28 санында укый аласыз)
Читайте нас: