ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2019, 10:21

Санитар тазарту һәм төзекләндерү айлыгы

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев 27 мартта кул куйган 150 санлы карар белән агымдагы елның 6 апреленнән 11 маена кадәр районыбыз биләмәләрендә санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгы үткәреләчәк.

6, 27 апрельдә бердәм гомумреспублика шимбә өмәләре, ә 13, 20 апрельдә, 4 май көнне гомумрайон өмәләре бөтенхалык катнашлыгында үткәрелеп, тирә-ягыбыз чүп-чардан арынып, төзекләнеп һәм яшелләнеп китәр, дип ышанабыз.

Әлеге чараны оештырып үткәрү буенча унике әгъзаны берләштергән оештыру комиссиясе төзелеп расланылды, өмә көннәрендә җыелган чүп-чарны каты көнкүреш калдыкларын туплау полигонына ташып түгү өчен транспорт бүләчәк оешма предприятиеләр исемлеге анык билгеләнелгән. Барлык предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр, хуҗалыклар җитәкчеләренә үзләре биләгән территорияләрне санитар кагыйдәләргә ярашлы тоту йөкләтелә, авыл биләмәләре башлыкларына һәр авылда санитар тазарту өмәләре, аның барышында тупланган чүп-чарны чыгарып түгүне оештыру, агач үсентеләре утырту, юллар, тротуарлар, коймалар, металл киртәләр, парапетлар, бина фасадларын ремонтлау, елга-буа, күлләр һәм сусаклагычлар ярларын, агачлык, чокыр-ерымнар тирәләрен чистарту, зиратларны тәртипкә китерү, тарихи һәм мәдәни әһәмиятле һәйкәлләрне төзекләндерү, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау, гомумреспублика өмәләре үткән көннәрдә музыкаль озату һәм тукландыру оештыру бурычы куела. Карарда шулай ук һәр оешма-учреждение җитәкчеләренә бу юнәлештә аерым тәкъдимнәр билгеләнгән, санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгында активлык күрсәтүчеләрне дәртләндерү дә тәкъдим ителә.

Айлык барышы район гәзитендә һәм урындагы телевидение аша даими яктыртылып торачак, күмәк чаралар үткәргәндә хәвефсезлек, сәламәтлек саклау чараларын күрү өчен җаваплы вазыйфа кешеләре дә билгеләнелгән. Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйровка йөкләтелгән.
Читайте нас: