ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 апрель 2019, 10:26

Җәмгыятебездә битарафлык булырга тиеш түгел

Иске Бәшир авылы мәдәният йортында Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр чираттагы хакимият көнендә катнаштылар.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев һәм хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, гадәттән тыш хәлләр һәм янгыннардан саклану хезмәтләре, ветеринария хезмәте, районыбызда эшләп килүче барлык оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән күзгә-күз карашып сөйләшү, үзләрен кызыксындырган сорау-үтенечләр белән мөрәҗәгать итеп, тиешле җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланырга бу биләмәдәге барлык авыллардан да актив вәкилләр җыелган иде.

Очрашуны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачып җибәрде, бүгенге чараның максатлары турында җит-керде һәм халыкны әйләнә-тирәдәге хәлләргә битараф булып калмыйча, активрак булырга чакырды. Узган 2018 елда һәм быел өч ай дәвамында биләмәдә барган эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен анализлап, саннар белән дәлилләп, Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Марсель Хәдит улы Хәсәнов җентекле чыгыш ясады. Берлектәге эшчәнлектә зур ярдәмнәре өчен ул муниципаль район хакимиятенә һәм аның подразделениеләренә, оешма-учреждениеләргә, “Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсенә, эшкуарлык структураларына ихлас рәхмәт белдерде. Аның чыгышында шулай ук биләмәдәге депутатлар корпусының, авыллар активының, бигрәк тә мәдният, мәгариф хезмәткәрләренең олы хезмәтләре лаеклы бәһаланылды, авыллар халкының активлыгы өчен рәхмәт яңгырады.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 29 санында укый аласыз)


Читайте нас: