ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 апрель 2019, 10:34

Пөхтәлек барыбыз өчен дә бит...

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Указы һәм муниципаль район хакимиятенең карары нигезендә 6 апрельдән 11 майга кадәр республикабызда һәм шул исәптән районыбызда да санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгы бара.

Узган шимбәдә беренче гомумреспублика өмәсе күп халык катнашлыгында үтте һәм ул көнне шактый эшләр башкарылды да инде.

Районыбызның һәр авыл биләмәсендә дә кызу эш кайнады. Хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар эшчәннәре, дәррәү тотынып, үз биләмәләрен, һәйкәл-парклар, чишмә буйларын, буа-күлләр, елга ярларын чүп-чардан арындырды, сынган агачлардан, былтыргы үлән сабакларыннан, коелган яфраклардан тазартты, кар өемнәрен таратты, коймаларын тәртипкә китерде.

Район үзәгендә дә күмәк өмә зур оешканлык белән үтте. Предприятиеләр, оешма-учреждениеләрнең зур күпчелеге, әйләнә-тирәлегебезнең пөхтәлеге үзебез өчен әһәмиятле булуны яхшы аңлап, җыештыру-төзекләндерү эшенә зур җаваплылык белән карады. Берничә сәгать эчендә чүп-чардан, коелган яфраклардан, урыны белән кар өемнәреннән арынып калган Чакмагыш урамнарына ямь керде, район үзәге күзгә күренеп матурланып калды.

(язсаның ахырын гәзитебезнең 29 санында укый аласыз)


Читайте нас: