ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2019, 12:38

“Беләсезме, ул нинди егет иде?...”

Моннан нәкъ 58 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, иң яңа тарихның яңа битен ачып, Советлар илендә Җир планетасын шаулаткан вакыйга булды.

Совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алып һәм дөньядагы иң беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Кешелек тарихындагы бу иң беренче легендар очыш 108 минут дәвам итә. СССР Югары Советы Президиумының 1962 елдагы Указы белән илдә 12 апрель Космонавтика көне буларак билгеләнә башлый. Бу көн шулай ук бөтен дөнья күләмендә Авиация һәм космонавтика көне исеме белән дә билгеле.

Эйе, йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге элек-электән кешене үзенә җәлеп иткән. Әмма беренче тапкыр Җирнең тарту көчен “җиңеп”, космоска чыгу юлы бик катлаулы булган, озак еллардан соң гына тормышка ашкан. Безнең илдә космонавтика тарихын аңа нигез салучы Константин Циолковский һәм Сергей Королев исемнәреннән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Мәктәп укытучысы, рус һәм совет үзешмәкәр галиме, теоретик космонавтикага нигез салучы К.Э. Циолкоскийның барлык фикер, теорияләрен күренекле совет конструкторы һәм галиме, космик программалар авторы С.П.Королев тормышка ашыра, ә галәмнең иң беренче космонавты Ю.А.Гагарин бу ике бөек фикер иясенең хыялын бөтен дөньяга дәлилли.


(Дәвамын гәзит битләрендә укый аласыз)

Рәзилә БАСЫЙРОВА.

Читайте нас: