ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2019, 10:09

Победалылар чәчүгә төште!

Географик урнашкан урыны үзенчәлекләре буенча, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы җирләре һәр ел иртәрәк өлгерә.
Быел, күрүегезчә, иртә яз игенчеләрнең мәшәкатьләрен тагын да арттырды, оптималь вакытны кулдан ычкындырмас өчен бөтен агротехник чараларны тизләтүне таләп итә. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, бай тәҗрибәле хуҗалык рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузовның алдан күрүчәнлеге, ныклы хәстәрлеге, аталарча кайгыртучанлыгы һәм гадел таләпчәнлеге белән победалылар, һәр елдагыча, табигать шартларының сюрпризларын ныклы әзерлектә кабул иттеләр. Биредәге булган техника һәм тагылма агрегатлар җентекләп көйләнеп-ремонтланып куелган, ягулык-майлау материаллары запасы әле үк мал азыгы хәзерләү кампаниясен дә тоткарлыксыз башкарып чыгарлык күләмдә тупланылган, яхшы репродукторлы орлык запасы һәм минераль ашламалар тиешле кондициягә китерелгән, чәчәр алдыннан гербицидлар белән эшкәртелә.
(язманың ахырын гәзитебезнең 32 санында укый аласыз)
Читайте нас: