ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2019, 09:55

Яшелләндерү акциясе үтәчәк

Республикада үтүче “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылып, муниципаль район хакимиятендә агымдагы елның 12 апрелендә агач үсентеләре утыртып, урман мәйданнарын арттыру максатында 20 апрельдән 20 майга кадәр махсус айлык үткәрү турында 194 санлы карар дөнья күрде.

Карарга ярашлы, 27 апрельдә шушы айлык чикләрендә “Агач утырт һәм гомер бүләк ит!” (“Посади дерево – подари жизнь!”) акциясе үткәреләчәк. Ул көнне Кәшәк авылы янындагы урман участогында һәм Чакмагыш авылында автостанция артындагы мәйданда күмәкләшеп агач үсентеләре утырту оештырылачак. Карарда шулай ук әлеге акцияне һәм тоташ айлыкны оештырып үткәрү чаралары планы да расланылган. Оештыру комитеты составына 17 вазыйфа биләүче җитәкче кертелгән.

Мондый акцияләрне барлык авыл биләмәләрендә дә оештыру тәкъдим ителә. Район үзәк дәваханәсенә барлык чараларда медикларның күзәтчелеген, ашыгыч ярдәм хезмәте вәкилләренең дежурлыгын оештыру, район эчке эшләр бүлегенә – җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү, урындагы телевидениегә һәм район “Игенче” гәзите редакциясенә чараларны һәм тоташ айлык барышын киң мәгълүмат чараларында яктырту тәкъдим ителә.

Чара үтәлешенә контрольлек хакимият башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары А.Җ.Басыйров белән авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы И.Ф.Ихсановка йөкләтелә.

Карарда билгеләнгән чаралар планына ярашлы, И.Ф.Ихсанов 27 апрельдә үтәчәк акцияләргә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Анда катнашкан һәр җитәкчегә аерым күрсәтмәләр бирелде, аңлату эшләре алып барылды.
Читайте нас: