ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2019, 10:01

Басуларда эшләр кыза бара

22 апрельгә барлык төр хуҗалыклар 8121,7 тонна минераль ашламалар кайтарткан, бу исә быел һәр гектар сөренте җиргә уртача 70,2шәр килограмм тәэсир итүче мәтдәдә сый кертеләчәген дәлилли (былтыр бу күрсәткеч 52,9 кг булган).

Туфракка барлыгы 4554 тонна кукуруз, 1208 тонна көнбагыш, 2655 тонна шикәр чөгендере орлыгы да күмдереләчәк. Бу көнгә 16524 гектарда уҗым культурлары, 5515 гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган, 3651 гектарда уҗымнар һәм 7611 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләре тырматылган, 10395 гектар басу тазартылган, 660 гектарга органик ашлама (черемә) чыгарылган, 250 гектарда кышын зыян күргән уҗым мәйданнары өстәмә чәчелгән, 37096 гектарда дым каплатылган, 6666 тонна орлык гербицидлар белән эшкәртелгән.

Җирләр өлгереп җитү сәбәпле барлык хуҗалыкларда да диярлек язгы культуралар чәчүгә керештеләр. Әлегә иң күп чәчелгән мәйданнар “Алга” (342 гектарда бодай, 150 гектарда арпа), “Герой” (342 гектарда арпа, 125 гектарда борчак),”Победа” (400 гектарда арпа), “Заря” (342 гектарда арпа), “Базы” (235 гектарда бодай) хуҗалыкларында. Крәстиян-фермер хуҗалыклары 37 гектарда бодай, 260 гектарда арпа чәчкән.

(язманың ахырын гәзитебезнең 33 санында укый аласыз)


Читайте нас: