ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2019, 10:20

өченче томны әзерлибез

Туган як тарихы буенча китаплар язучы иҗади төркем Чакмагышның сугыш энциклопедиясен язу белән шөгыльләнә.

Аның “Геройлар, орденлылар” дип аталган беренче томы 2016 елда басылып чыкты. Анда Бөек Ватан сугышы чорында СССР орденнары белән буләкләнгән 887 якташыбызның биографиясе бирелде.

“Батыр кызлар” исемле икенче томы 2017 елда дөнья курде. Бу китапта Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби хезмәттә булган 89 хатын-кызның, янә сугыш чорында тракторчы-комбайнчы булып эшләгән 200ләп якташыбызның тормыш, сугышчан юллары тасвирланды.

Бөек Җиңунең 75 еллыгына багышлап бу сериянең өченче томын чыгару өчен ныклы әзерлек башланды. “Каһарманнар” дип аталачак бу китапта “За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре белән буләкләнүчеләрнең биографияләрен бирү планлаштырыла. Аны чыгару өчен мәгълүмат җыю моннан берничә ел элек башланган иде инде.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 33 санында укый аласыз)
Читайте нас: