ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2019, 10:12

Район тагын да күркәмрәк булсын өчен

Шимбә, 20 апрельдә район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре, “Яшел Башкортстан” гомум акциясенә кушылып, Чакмагыш авылындагы Ерым урамының аскы өлешендәге элекке чүплек урынына һәм Уфа бистәсенең яңа төзелешләр зонасына барлыгы 1300 төп нарат, карагач һәм кызыл миләш үсентеләре утыртып чыктылар. 90 нан артык кеше берничә сәгать эчендә шактый зур эш башкарды, үсентеләр тизрәк алынсын өчен һәр төпкә су сибү дә оештырылды. Әйткәндәй, бу яңгырлар яуганчы дәвам иттереләчәк эле.

Өмәчеләр өчен кулланучылар җәмгыяте пешекчеләре хуш исле пылау һәм кайнар чәй әзерләп алып килгән иде, саф һавада ул бик тәмле һәм файдалы булды.

Бу көнне әлеге акциядә катнашучылар районыбыз гына түгел, республикабыз һәм илебезнең экологик хәлен яхшырту хакына изге эш башкардылар. Чөнки бер зур агач елына 100 килодан артык

пычрак һаваны сафландырырга сәләтле. Барлык тереклек өчен файдалы кислородны бары җирнең яшел калканы гына җитештерә алуын онытмыйк.

Өмәдә катнашучыларга изгелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм бу шимбәдә, 27 апрельдә Кәшәк авылы янәшәсендәге урман буенда да шушындый акциядә көтеп калабыз.


Читайте нас: