ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 апрель 2019, 10:54

Балаң хакына ниләр эшләмәссең…

Үрнәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән драмтүгәрәк әгъзалары сәхнәләштергән Хәмдия һәм Сөләйман Латыйповларның “Әни күңеле – балада” лирик комедиясен карагач, шундый фикер килеп туды.

Вакыйга гади авылда гади кешеләр арасында бара. Ут күршеләр булып яшәүче Зифа (Лилия Арсланова) белән Асия (Раушания Гәрәева) карчыкларның тормышлары да, язмышлары да уртак: икесе дә иртә тол калганнар, икесенең дә яшьләре утызга җитеп тә һаман өйләнмичә йөргән уллары чит якларда “озын акча” эшләп йөри, авылга сирәк кайталар, әниләре белән дә сирәк күрешәләр. Ә ялан кадәр өйдә берьялгызлары дөнья көткән авыл апалары тизрәк аларны өйләндереп, оныклар сөеп яшәргә тели. бу заманда авылда калучы кызлар да юк, ичмасам. Шуңа да авылга эшкә килгән яшь кызларны “мәмәй” уллары түгел, ә дөньяда чарланган әниләр “кодалый”.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 34 санында укый аласыз)


Читайте нас: