ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 апрель 2019, 14:02

Урманнар һәм киләчәк буыннарга кирәк

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин;

#ЗеленаяБашкирия


2019 елның 20 апреленнән 20 маена кадәр төбәкнең урман фонды территориясендә урманнарны тергезү буенча экологик айлык — “Яшел Башкортостан” акциясе оештырыла. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең бу хактагы карары агымдагы елның 29 мартында дөнья күрде.Чакмагыш районы да бу акция өмәләренә бердәм кушылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев мондый өмәләрнең әһәмиятле булуын ассызыклап, ешрак үткәрергә чакырды. "Бүген район буенча берничә йөз кеше яшелләндерү акциясендә катнаша, - диде ул. - Яше-карты дигәндәй, бик күпләр әлеге изге эшкә актив кушылды.Урманнар үзебез һәм киләчәк буыннарга кирәк икәнлеген яхшы аңлап, бу эштә тырышлык салучыларга ихлас рәхмәт".Реканс Фәнил улы үзе дә йөзәрләгән төп агач утыртты, бу янәшәдәгеләр өчен өлге дә, шул ук вакытта дәрт-дәрман өстәп тә торды.
Читайте нас: