— “Яшел Башкортостан” акциясен Юмаш авыл биләмәсендә дә бердәм хупладылар. Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов та акциядә актив катнашты. "Юмаш, Уйбулат якларында әле 150кеше агач утырту белән мәшгуль,- диде ул. - Күмәкләшеп Җирнең яшел калканын тулыландыруга өлеш кертүче якташларымның фидакарьлеге соклану һәм горурлык хисләре уята. Чакмагышлылар бар яклап та тырыш, дигән тәгълимат тагын бер тапкыр расланды бүген".