ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 Май 2019, 16:03

Туган як табигатен хәстәрләп

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин;

#“Яшел Башкортостан” акциясе

Язгы өмәләр ае булган апрельдә районның барлык авыл биләмәләрендә озын кыштан соңгы санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар зур активлык белән һәм күп кеше катнашлыгында үтте. 20 апрельдән 20 майга кадәр республиканың барлык муниципалитетларында “Агач утырт – гомер бүләк ит” девизы белән агач утыртыу айлыгы бара. 27 апрельдә ул тоташ район буенча да үтте. Бу көнне Иске Бәшир урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, авыл мәдәният йорты коллективлары, Бәшир авыл Советы хакимияте хезмәткәрләре һәм авылның хаклы ялдагы өлкәннәре авылның Җиңү аллеясында нарат үсентеләре утыртты. Әлеге “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә Яңа Балтач авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә 50дән артык төп агач уттырты, акциядә алты дистәдән артык кеше катнашты. Яңа Котылылар да бу чарага кушылып, “Ерак кое” чишмәсе тирә-ягын төзекләндереп, агач үсентеләрен утыртты. Тайняшлылар да районны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте: бу көнне авыл биләмәсе хакимяте белгечләре, мәдәният тармагы хезмәткәрләре ветераннар советы рәисе Бөек Ватан сугышында катнашучы яугирләр хөрмәтенә куелган һәйкәл янында яшь нарат үсентеләрен утыртты.



Читайте нас: