ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 Май 2019, 15:48

Зур бәйгеләрдә сынатмыйлар



Гомумдәүләт проектлары:

сәләтле балалар

Чакмагыш гимназиясенең 5 “г” сыйныфы укучысы ГҮЗӘЛИЯ МОСТАФИНА “Әгәр мин Президент булсам” Гомумрусия яшьләр проектлары конкурсының финалында катнашты. Ул 26-28 апрель көннәрендә Санкт-петербург шәһәрендә үтте. Бәйгедә Русия 85 төбәгеннән укучылар катнашты. Яшь райондашыбыз “Әгәр мин Президент булсам – минем программам” темасына әзерләнгән проектын уңышлы тәкъдим итте. Аңа бәйгедә катнашучы сертификаты һәм бүләк тапшырылды.


* * *

Башкортстан дәүләт университетының психология факультетында 9-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган психология буенча республика олимпиадасының гамәли туры тәмамланды. Анда республиканың 30 районы һәм 15 шәһәреннән 250 укучы катнашты. Дистанцион сайлап алу турын уңышлы үтеп, Чакмагыш гимназиясе укучылары АЛИНА РӘШИТОВА (9 сыйныф), 10 сыйныфлардан ДЕНИС ГАБДЕЛБАСЫЙРОВ, АЙНУР МӨХӘММӘТҖАНОВ, ДЕНИСЛАМ ҖИҺАНШИН (кураторлары – педагог-психолог И.Р.Әрдисламова), КАМИЛЛА ХӘЛИУЛЛИНА (җитәкчесе – педагог-психолг Г.С.Яхина) олимпиаданың гамәли этабында мәктәп данын якладылар. Бу бәйге укучыларда зур кызыксыну тудырды. Хәзер алар түземсезлек белән аның нәтиҗәләрен көтәләр.
* * *

Апрель ахырында Илеш районының Уяндык авылындагы “Алая роза” сәламәтләндерү комплексында “Яшь талантлар янгын хәвефенә каршы” республика конкурсы, республиканың төньяк-көнбатыш төбәгенең “Иң яхшы агитбригада” һәм “Таланты и поклонники” Гомумрусия балалар-үсмерләр иҗаты фестиваленең төбәкара читтән торып катнашу-гамәли этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарага Дүртөйле, Илеш һәм безнең район укучылары чакырылды. Иске Калмаш урта мәктәбе командасы конкурска “Спасатель” агитбригадасының “ДЮП Спасатель! Всегда рядом” дип исемләнгән программалы видеопрезентация тәкъдим итте һәм “Яшь талантлар янгын хәвефенә каршы” республика конкурсында актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. Өлкән вожатый Полина Рим кызына “Гомумрусия ирекле янгынга каршы көрәш җәмгыяте” советы рәисе Р.Гардановның Рәхмәт хаты тапшырылды.
* * *
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы ФӘНИЯ ШӘРИПОВА (укытучысы Д.Р.Менглиева) яшь иҗатчыларның “Волна мелодий” III Халыкара интернет-конкурсында катнашып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аңа артабан да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.


Читайте нас: