ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 17:01

Мәңгелек хәтер яшәү көчен өсти

Еллар үтү белән Бөек Җиңү тарих битләрендә дә ераклаша бара. Тик аның турындагы хәтер хәзерге дә, киләчәк буыннар өчен дә мөһим. Ул – халыкның үз Ватаны хакына фидакәрьлеге үрнәге. Ватан сакчылары турындагы хәтер – безнең намус бурычы.

Бөек Ватан сугышына безнең Чакмагыш районы ун меңнән артык ул һәм кызын озатты. Яугирләрнең алты меңгә якыны туган җиргә кире әйләнеп кайта алмады.

Безнең ветераннар… Алар түзде, сынмады, бирешмәде! Тик аларның елдан-ел азая баруын аңлау гына авыр.

Илебезнең иң бөек бәйрәме – Җиңү көне алдыннан район үзәк биләмәара китапханәсе хезмәткәрләре Чакмагышта яшәүче соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Мөшәриф Зариф улы Бигнов янына барды. Очрашу вакытында ветеран совет сугышчыларының яу кырларында күрсәткән батырлыгы, тылдагы халыкның авыр тормышы һәм Җиңү көнен якынайту хакына хезмәте һәм тоташ ил халкының фидакарьлеге турында сөйләде.

Мөшәриф Зариф улы 1922 елның 12 сентябрендә районыбызның Югары Аташ авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, “Кызыл Партизан” колхозында төрле эшләр башкара. 1939-1940 елларда тракторчылар курсларында укый. 1940 елда якташыбызны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Хәрби хезмәт юлын ул Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә башлый. Ә инде Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә аларның гаскәри часте Латвиядә була. Ул комендант ротасында хезмәт итә. Сугыш башланган төндә ул каравылда тора. Төнлә фашистлар шәһәргә керәләр — ул 1941 елның 22 июнендә яулап алынган шәһәрләрнең иң беренчеләреннән була.

(Язманың ахырын гәзитебенең 37 санында укый аласыз)
Читайте нас: