ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 18:32

ВЛАДИМИР ПУТИН: милли проектларның төп максаты – һәр русияленең һәм аның гаиләсең тормышында яхшы якка реаль үзгәрешләр булдыру



  • Илнең стратегик үсеше буенча Совет утырышында дәүләт башлыгы В.В.Путин милли проектларның төп максаты итеп һәр русияленең һәм аның гаиләсең тормышында яхшы якка реаль үзгәрешләр дип билгеләде. Моның өчен ил икътисад, технологияләр тармагында һәм социаль өлкәдә чын мәгънәсендә кискен зур адым – алга китеш ясарга тиеш. Бу максатлар тәүдә Президентның Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатендә, артабан май указында билгеләнгән иде.
    Алты ел дәвамында бу проектларны тормышка ашыру өчен 28 триллион сумга якын акча бүленәчәк. Ил Президенты бәһалавынча, бу – “астрономик” сумма. Бу акчаларны илдә эшләр мәҗбүр итәргә кирәк, дип ассызыклады дәүләт җитәкчесе. Яңа технологияләрне куллану җәһәтеннән Русия дөнья системасының бер өлеше булуга омтылырга бурычлы. Дөньяда тәҗрибәсләрнең иң яхшыларына нигезләнергә, әмма шул ук вакытта үз илебезнең технологик, кадрлар һәм җитештерү базасына таянырга кирәк. Монда бизнес та үз өлешен кертә ала һәм кертергә бурычлы, алай гына да түгел, бу ил өчен дә, бизнесның үзе өчен дә файда китерергә тиеш.
    “Игътибарны шуңа юнәлтәм: безнең проектлар федераль да, төбәк күләмендәге дә түгел, ә нәкъ менә милли юнәлешле. Бу үзе үк властьның, гражданлык җәмгыяте вәкилләренең һәм, әлбәттә бизнесның барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының берләшүен күзаллый. Табигый һәм мотлак рәвештә үсеш проектларында дәүләт компанияләре дә катнашу мөһим. Алар нәкъ менә шул максатта төзелгән иде дә. мин “Газпром”, “Ростех”, “Ростелеком”, “Роснефть” “Ростамтом” дәм дәүләт катнашлыгындагы башка структуралар җитәкчеләреннән алга китеш программалары һәм проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәрлек финанс, технология, фән һәм кадрлар өлкәсендәге төптән уйланылган тәкъдимнәр көтәм. Һәм, әлбәттә, үсешне тәэмин итүче планнар буенча дәүләтнең иң якын партнерларының берсе шәхси бизнес булыр дип ышанам. Кабатлап әйтәм, бизнес капиталларын теге яки бу өлкәгә мәҗбүри юнәлтү турында сүз бармый. Безнең максат – инвесторларга, шәхси компанияләргә перспективалы һәм матди яктан файдалы проектларга акча салырга тәкъдим итү. Ә алар үз чиратында үсешү, яңа эш урыннарын булдыру, экспортны арттыру, дөнья базарга чыгу мөмкинлеген ала”, – дип билгеләде В.В.Путин.
    Бу ресурслар нәтиҗәле файдалануны ныклы күзәтүгә алу мотлак, дип аерым билгеләде дәүләт башлыгы. Моның өчен милли проектлар үтәлешен мониторинглаучы махсу система булдырыла.
    Мондый мониторинг елына ике тапкыр үткәрелә. Аның тәүгесе – максат куелганнан башлап һәм икенчесе – аның һәр шәһәр һәм касабада үтәлешенә кадәр контрольдә тоту өчен. Бу һәр проект төбәкләрдә тормышка ашырылсын өчен эшләнә. (ред.)




  • Читайте нас: