ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 Май 2019, 13:35

Май ае тикшерүе: Президент гомумдәүләт проектлары ревизиясен үткәрә

Бүген, 8 майда, Русия Президенты В.В.Путин Кремльдә стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Совет утырышын үткәрә. Милли проектлар үтәлеше турында Хөкүмәт рәисе урынбасарлары О.Голодец, А.Силуанов, Ю.Борисов һәм М.Акимов чыгыш ясый. Киңәшмәдә дәүләт башлыгының федераль округлардагы вәкилләре, бизнес-берләшмәләр һәм компанияләр җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, илнең Дәүләт Советында эшче төркемнәрен җитәкләүче губернаторлар катнаша. В.В.Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәрге чорга гомумдәүләт һәм стратегик үсеш максатлары турында”гы указга 2018 елның 7 маенда, үз инаугурациясе көнне кул куйган иде. Анда ил башлыгы алдагы 6 елга ил үсеше буенча бурычлар куйган. Президент Указына ярашлы, Хөкүмәт өстенлекле юнәлешләр буенча 12 гомумдәүләт проектын булдырды. Аларда сүз илдә халык санын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту һәм русиялеләр өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук фәнни-технология һәм социаль-икътисади өлкәләрдә ил үсешен тәэмин итүче алга китешне тормышка ашыру бурычы куелды. (ред.)























Читайте нас: