ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 Май 2019, 12:41

Уфа-аэропорт юлында тыгыннар булдырмау өчен



Билгеле булуынча, Башкортстан территориясендә төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты “Башкортстан Республикасы Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләренең юл эшчәнлеге” программасын булдырды. Ул “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт (милли) проектын республикада тормышка ашыру максатында эшләнелде.

Әлеге вакытта шушы программа чикләрендә Уфа-аэропорт трассасында ремонт бара. Бу эшләр барышында уфалылар өчен берникадәр җайсызлыклар да сизелде. Шәһәрдән чыгу юлында берничә сәгатькә сузылган тыгыннар барлыкка килде. Уфа шәһәре мэры, якташыбыз Өлфәт Мостафин социаль челтәрләрдә бу уңайсызлыклар өчен гафу үтенде. “Хөрмәтле уфалылар, “Уфа-Аэропорт” юлында барлыкка килгән җайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. 7 майда килеп туган хәл ремонт эшләрен билгеләнгән сәгатьтә үткәрергә кирәклеген күрсәтте. Без ремонтны сыйфатлы һәм мөмкин кадәр тиз арада, кешеләргә проблемалар тудырмый башкарып чыгу өчен бар көчне куябыз. Әлегә без ремонт техникасын туктатып тордык. Ремонтны моның өчен уңайлы булган вакытта киләсе атнада дәвам итәчәкбез. Шушы көннәрдә шәһәр администрациясе сайтында эш графигы урнаштырылачак”, – дип язды Өлфәт Мостафин социаль челтәрләрдәге битендә. Ул шушы юлдан көн саен Уфага 250 мең автотранспорт чарасы керүен билгеләде (ә бу башкалага керүче барлык транспортның 58%тын тәшкил итә). Шуның нәтиҗәсендә юл өслеге авыр йөк тәэссирендә тиз бозылып, коллеялар барлыкка килә. “Бу җитди аварияләр килеп чыгуга сәбәп булып торырга мөмкин. Һәм безнең максат – аларны булдырмау”, – ди шәһәр башлыгы. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 7 майда үткән “Транспорт сәгате”ндә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына Уфа-аэропорт юлында килеп туган хәлгә анализ ясарга кушты һәм киләсе киңәшмәдә юлның шушы өлешен ремонтлауга тотынылган чыгымнар күләме, ремонт эшләрен башкаручы оешмалар җитәкчеләренә карата нинди административ чаралар күрелүе, асфальт-бетон катнашмасыннан түшәлгән юл өслегенә анализ үткәрү һәм подрядчының шушы юл өлешендә нинди эшләр башкарырга планлаштыруы турында мәгълүмат әзерләүне таләп итте. “Нәрсә, без анда бер тапкыр нормаль юл эшли алмыйбыз мени? Мин уфалыларның ачулануын аңлыйм һәм бүлешәм, бүгенге көндә бик күп заманча технологияләр һәм материаллар бар”, – диде Радий Фәрит улы, бу мәсьәләгә үз карашын белдереп.
Читайте нас: