ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 Май 2019, 14:55

Диспансерлаштыру процедурасына яңалыклар кертелде


#Нацпроекты

#Здоровье



6 майдан Русиядә диспансерлаштыруның һәм профилактик медицина тикшерүе үтү тәртибенең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде. Ул Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән расланды.

Әгәр моңа кадәр диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелсә, хәзер бу тәртип 18дән 39 яшькәчә кешеләр өчен генә гамәлдә калды. 40 яшьтән өлкәнрәкләр аны ел саен үтә ала.

Янә бер яңалык – 40 яшьтән өстә булучылар өчен онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек биргән скрининг тикшерүләре үткәрәчәкләр. Яшьрәкләрнең сәламәтлеген тикшергәндә терапевт бу авыруның пациентта күзгә күренеп торган яки башка локальләшкән билгеләре барлыгын ачыклаячак. Әлеге тикшерү барышында тире, иреннәр һәм авыз куышлыгы, калкансыман биз һәм лимфа төеннәре каралачак.

Шулай ук пациентлар кан анализын тапшырачак. Аның нәтиҗәләре буенча гемоглобин, лейкоцитлар, СОЭ күрсәткечләре тикшерелә, күз алмасының эчке басымы үлчәнә һәм башка медицина манипуляциялары үткәрелә.

Диспансерлаштыру элеккечә бушлай һәм ирекле үткәрелә.


Читайте нас: