ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 Май 2019, 14:45

Социаль өлкәгә аерым игътибар булырга тиеш



Алдан хәбәр итүебезчә, 8 майда ил Президенты Владимир Владимирович Путин Мәскәү Кремлендә стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Совет утырышын үткәре. Чараның төп максатыөстенлекле юнәлешләр буенча 12 гомумдәүләт проектының, димәк, Президент билгеләгән бурычларның үтәлешен тикшерү. Аларны тормышка ашыру буенча башкарылганнар турында Русия Федерациясе Хөкүмәт рәисе урынбасарлары җавап тотты. Аларны тыңлаганнан соң дәүләт җитәкчесе В.Путин: “Башкарма властьның системалы һәм ритмлы эшчәнлеге барлык гомумдәүләт проектлары буенча да алып барылырга тиеш, әмма бу иң беренче чиратта социаль өлкәгә кагыла. Мин моны әйткәндә яслиларда сабыйлар өчен урыннар булдыру, авыл җирлегендә яңа фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мәдәният йортларын файдалануга тапшыру, мәктәптә белем бирүне, техникум һәм колледжларны модернизацияләү, һөнәри юнәлешне үзгәртү һәм квалификацияне күтәрү буенча, аеруча пенсия яше алдында торучылар өчен, яңа программаларны эшкә кушу, заманча санлы форматтагы уңайлы һәм һәркем өчен дә кулланыргша мөмкин булган дәүләт хезмәтләрен гамәлгә кертү кебек конкрет күрсәткечләргә ирешүне күз уңында тотам, – дип билгеләде Владимир Владимирович һәм – Хөкүмәтнең социаль блогыннан шушы темаларга җентекле доклад көтәм”, – дип төстәде.
Читайте нас: