ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 Май 2019, 20:46

Русиядә балалар пособиесен алу тәртибе үзгәрде

  • Илдә балалар пособиен алуның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Бу хактагы документка дәүләт җитәкчесе Владимир Путин майның тәүге көнендә кулимзасын куйды.
    Хәзер гаиләдәге беренче һәм икенче балага айлык түләүләр алыр өчен гаризаны төрле шәһәрдә язып тапшырырга була. Моңа кадәр мондый гаризалар балаларның әти-әнисе рәсми теркәлгән торак пунктында гына кабул ителә иде.
    Әлегә кадәр пособиеләр прописка урыны буенча гына күчерелсә, 12 майдан башлап аны алыр өчен хәтта вакытлы теркәлү урыны да таләп ителми.
    Мондый пособие бала үткән елның беренче гыйнварыннан башлап вакыт аралыгында туган яки уллыккка алынган һәм Русия гражданины булган гаиләләргә түләнә. Моннан тыш, гаиләдәге һәр кешегә туры килгән керем эш көчендәге халыкка түләнгән яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырга артмаска тиеш.
Читайте нас: