ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 Май 2019, 12:47

Буыннардан-буыннарга күчә алар кылган олы батырлык

6-8 май көннәрендә барлык авыл биләмәләре буйлап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы хөрмәтенә автойөреш үтте. Аны муниципаль район хакимияте, авыл биләмәләре, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет, мәктәпләр һәм җәмәгатьчелек оешмалары берлектә оештырды.

Чара 6 майда район үзәгендәге Җ и ң ү п а р к ы н д а г ы с т е л а г а чәчәкләр салу һәм кыскача митингтан башланып китте. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы байраклары, шарлар, Гергий тасмалары белән бизәлгән 20ләп машинадан торган колонна өч көн дәвамында барлык авыл биләмәләрендәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган обелискларны йөреп чыкты. Һәр биләмәдә автойөрештә катнашучылар ул һәйкәлләргә чәчәкләр салды, сугыш елларында яуда башларын салган, сугыштан кайтып, тыныч

тормышта фидакарьлек өлгеләре күрсәткән, ләкин инде арабыздан китеп өлгергән яугирләр истәлеген тын торып хөрмәтләделәр. Һәр биләмәдәге тукталыш митинглар белән озатылды, аларда биләмә башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, сугыш һәм тыл ветераннары, җәмәгатьчелек оешмалары әгъзалары, мәктәп укучылары белән аралаштылар. Автойөрешнең башыннан ахырына кадәр бу чорада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты. Ул чарада катнашучыларны, барлык райондашларны җылы сәламләп, Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән каһарманлык өлгеләре буыннардан-буыннарга сакланырга тиеш, дип билгеләде, тыныч тормышны күз карасыдай сакларга

чакырды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 38 санында укый аласыз)
Читайте нас: