ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 Май 2019, 13:43

Стратегик үсеш өчен “җаваплылар” билгәнде


Ил Хөкүмәте милли гомумдәүләт проектлары ярдәмендә тормышка ашырылган ил үсеше максатлары өчен җаваплы дүрт җитәкчене билгеләнде.

Русия Федерациясе Хөкүмәтендә берничә мөһим эчке сәяси юнәлешле карар кабул ителде. Беренчедән, Владимир Путинның май указындагы гомумдәүләт проектлары Ак йорт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре дип билгеләнде. Бу темага кагылышлы барлык ведомствоара документлар тиз арада – 3 көн эчендә расланырга тиеш була. Икенчедән, гомумдәүләт максатларын тормышка ашыру өчен өч вице-премьер һәм беренче вице-премьер җавап бирәчәк.

“2024 елга кадәрге чорга гомумдәүләт максатларын тормышка ашыру буенча бердәм план” дип исемләнгән документта дәүләт җитәкчесе В. Путинның 2018 елның май указында билгеләнгән максатларны тормышка ашыру юнәлешендә Министрлар кабинеты өчен өстенлекле булган эшчәнлек ысуллары билгеләнгән. Анда максатларга ирешү вакытлары елларга бүлеп һәм анык саннар белән күрсәтелгән һәм һәркайсы өчен җаваплы кешеләр беркетелгән.

9 гомудәүләт максатының 4-се өчен вице-премьер Татьяна Голикова җавап бирә. Аның карамагында илдә яшәүче халык санын һәм гомер озынлыгын арттыру, ярлылар санын киметү һәм халыкның реаль кереме мәсьәләләре. Беренче вице-премьер Антон Силуановка 3 юнәлеш – эчке тулай продукт, эчке тулай продуктның чагыштырмача үсеше һәм чимал булмаган энергетика өлкәсенә карамаган экспорт күләмен арттыру мәсьәләләре беркетелгән. Вице-премьер Максим Акимов ике юнәлеш — санлы икътисад һәм инновацияле компанияләр өлешен арттыру өчен җавап бирәчәк. Вице-премьер Виталий Муткога торак шартларын яхшыртучы гаиләләр санын арттыру бурычы йөкләнде.
Читайте нас: