ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2019, 17:18

Фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү планлаштырыла


  • Халыкка медицина ярдәме күрсәтү – гомумдәүләт проектларының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Район авылларында урнашкан 42 фельдшер-акушерлык пунктының даими эшчәнлеген тәэмин итү, бу беренчел медицина пунктларын квалификацияле кадрлар белән комплектлау һәм халыккка өзеклекләрсез медицина ярдәме күрсәтүне оештыру — ил җитәкчесе В.В.Путинның 2018 елның май указында билгеләнгән гомумдәүләт максатын тормышка ашыруның гамәлдәге чагылышы. Сишәмбе көнне муниципаль район хакимиятендә авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә бу мәсьәләгә дә аерым игътибар бүленде. Агымдагы елда гомум көч белән 42 фельдшер-акушерлык пунктының 21ен ремонтларга планлаштырыла. Моның белән беррәттән, авыл җирлегенә яшь белгечләрне җәлеп итү дә эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора.





  • Читайте нас: