ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2019, 10:17

Геройлылар булдыра!

Җиңү бәйрәме көннәрендә дә район басу-кырлары гөрләп торды: авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр алны-ялны, көнне-төнне белмичә эшли дә эшли, трактор-машиналар тузан туздыра-туздыра басу-кырларга ашыга. Чәчәләр, тырматалар, ашлыйлар…

Агрономнарның басулардан кайтып керми торган чагы. Халкыбызның: “Язның бер көне елны туйдыра” — дигән сүзләре һәрвакыт күңелдә йөри. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында бөр-

теклеләр чәчү тулысынча тәмамланды. Хуҗалык игенчеләре быел мең гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырды.

–Уҗым культураларына килгәндә, алар яхшы кышлаган. Быелгы ел зур өметләр уята, куанычлы, уңышлы ел булыр, дип уйлыйбыз. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар да җир өчен бик файдалы булды, – дип каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әгъләм Хәмитов.

Әйткәндәй, хуҗалыкта ноу-тилл технологиясе буенча эшлиләр. Әгъләм Әхләм улының сүзләренә караганда, шушы технология буенча эшләп, туфракның гумус микъдарын күтәрүгә ирешеп була. Бу инде киләчәк буыннарга уңдырышлы җир калдыру хәстәрлеге белән эшләү һәм яшәү дигән сүз! Гадәттәгечә, биредә орлык өчен кукуруз культурасы чәчелгән басуда язгы чәчү эшләренә нокта куела. Быел хуҗаклыкның чәчү структурасында кукурузга 700 гектар мәйданда урын бүленгән.

(Язманын ахырын гәзитебезнең 39 санында укый алаыз)


Читайте нас: