ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2019, 10:41

Музейга — тарихи күргәзмәләргә

Районыбызның тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда вакытлыча куела торган өч күргәзмә оештырылды.

“Чакмагышлылар батырлыгы” атамалысы Бөек Ватан сугышының 74 еллыгына багышланган. Бу күргәзмәбезгә шул чордагы вакыйгалар тасвирланган тарихи документлар, китаплар куелган. “Военная история башкир” энциклопедиясендә 17-19 гасырлардагы башкорт кораллы формированиеләре турындагы, 1812 елдагы Ватан, ХХ гасырдагы гражданнар, Бөек Ватан сугышларына бәйле вакыйгалар хакындагы мәкаләләр урын алган.

“Чакмагыш туфрагында туганнар” дигән китапта районыбызда туып үскән, оя корган, ил чакыргач Ватанны сакларга киткән, читтән килеп, бездә бәхет тапкан, читләргә китеп гомер кичергән, тырыш хезмәте белән зур ихтирам яулаган кешеләр турында мәгълүматлар бирелгән.

“Чакмагышның сугыш энциклопедиясе” сериясендә чыккан ике китап та күргәзмәне баета. Шуларның беренчесе “Геройлар. Орденлылар” дип атала. Биредә Бөек Ватан сугышында зур каһарманлыклар күрсәткән өчен 1941-1945 елларда Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Александр Невский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Богдан Хмельницкий, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Дан, Ватан сугышы орденнарын, чит ил бүләкләрен, күп медальләр алган 887 якташыбызның сугыш, хезмәт, тормыш юллары тасвирланылган.

(Язманың ахрын гәзитебезнең 38 санында укый аласыз)


Читайте нас: