ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2019, 12:47

“Киләчәк – балаларда. Балалар белән киләчәк”


Кичә, 15 майда, Русия Президенты Владимир Путин РФ субъектларында бала хокуклары буенча тулы хокуклы вәкилләрнең XVI Гомумрусия съездында катнашучыларга котлау телеграммасын җибәрде. Уфада үткәрелгән съезд “Русиядә демография: киләчәк – балаларда. Балалар белән киләчәк” дип исемләнгән. “Русия төбәкләрендә “Демография” гомудәүләт проектының бурычлары һәм максатларына тулы күләмдә җавап бирүче нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Моңа закон чыгаручы һәм башкарма властьның тыгыз хезмәттәшлеге аша ирешелә”, – дип билгели Президент.

В.В.Путин фикеренчә, Балачак ун еллыгы чикләрендә һәм бала хокуклары буенча тулы хокуклы вәкилләре турындагы закон кабул ителүенә бәйле, балачакны яклау буенча миссия үсешнең яңа дәрәҗәсенә күтәрелә. “Русиядә бала хокукларын яклау буенча тулы хокуклы вәкилләр институты үз мөһимлеген гамәлдә исбатлады. Әлеге форум карарлары мотлак рәвештә тормышка ашырылачак”, – дип ышаныч белдерде ил Президенты һәм съезда катнашучыларга уңышлар теләде.


Читайте нас: