ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2019, 12:21

Транспорт салымын түләүдән кем азат булачак?


“Демография” гомумдәүләт проекты чикләрендә Башкортстанда күп бала тәрбияләүче ата-аналарның берсен яки уллыка алучыны (опекунны) транспорт салымын түләүдән азат итү күзаллана. Моның өчен гаиләнең күп балалы дип рәсми танылуы һәм гаилә милкендә булган автомобильнең куәте 150 ат көченнән, ә автобусның двигатель куәте 125 ат көченнән артык булмавы шарт. Ташлама милек ияләренең үз сайлавы буенча транспортның бер төренә кагыла. Салым ташламасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Күп балалы гаиләләргә ташлама бирү өчен киткән чыгымнарны каплауга Башкортстан бюджетыннан ел саен 150 млн. сум акча юнәлтеләчәк, дип көтелә.
Читайте нас: