ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2019, 11:23

Башкортстан татарлары юбилей билгели


  • Гомумдәүләт проектлары:
    Мәдәният
    Төбәктә эшчәнлек алып баручы “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” җәмәгать оешмасы быел 10 еллык юбилеен билгели. 16-18 майда Уфада бу уңайдан күләмле бәйрәм чаралары үткәрелә. Аларга Мәскәүдән федераль милли-мәдәни мөхтәрият, Татарстан милли-мәдәни мөхтәрияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Казанның Дуслык йорты җитәкчеләре чакырылган. Шулай ук Русия төбәкләреннән 40тан артык төбәк мөхтәриятләре җитәкчеләре дә катнашачак. Бәйрәмгә Русия дәүләт Думасы депутаты, Милләт эшләре комитеты рәисе, Русия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдинов та килә.
    Бәйрәмнең рәсми тантанасы Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үтә. Артабан кунаклар республиканың Бүздәк районында оештырылган “Бәлешфест” милли аш-су фестивалендә катнаша.
    Бу көннәрдә кунаклар өчен әзерләнгән мәдәни программа чикләрендә Уфа шәһәре буйлап һәм республиканың Милли музеена экскурсия, С.Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу да каралган.
    Әлеге күләмле чара Русия Президенты В.Путин игълан иткән гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру чикләрендә дә оештырыла. Мәдәниятне үстерү бурычы куелган 9-нчы гомудәүләт проектында илебездә яшәүче милләт вәкилләренең рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып бару аша ватанпәрвәрлек хисләрен арттыруга да зур игътибар бирелгән.




  • Читайте нас: