ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2019, 13:11

Декадникта язылып калыгыз!

Матбугат – 2019

Мөхәририят.

“Русия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Башкортстандагы бүлекчәсе республиканың Матбугат агентлыгы белән берлектә 16 майдан 26 майга кадәр льготалы хакларга язылу ункөнлеге үткәрә.

Аның барышында почта каталогына кертелгән матбугат басмаларына агымдагы елның икенче яртысына 10%ка кадәр ташламалы хакларга язылу мөмкинлеге бирелә. Республикабызда нәшер ителүче күп санлы гәзит һәм журналлар редакцияләре белән беррәттән район “Игенче” гәзите редакциясе дә әлеге акциягә кушылды һәм тугрылыклы дусларын шушы ун көн эчендә ташламалы хакларга язылып калырга чакыра. Бу чорда “Игенче”гә июль-декабрь айларына 720 сум 54 тиенгә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалидларга – 649 сум 86 тиенгә язылырга мөмкин. 27 майдан ташламалы язылу тәмамлана һәм ярты елга язылу хакы 800 сум 64 тиен, льготалы категориялеләргә – 722 сум 10 тиен тәшкил итәчәк. Гәзитләрне электрон форматта алдырып укырга теләүчеләргә “Игенче”гә ярты елга язылу 432 сум, “Сарманайга”га – 168 сумга төшәчәк. 1 июльдән башлап дүрт районга таратылучы, аена бер тапкыр 8 битле булып башкорт телендә нәшер ителүче “Сарманай” гәзите бары электрон форматта гына дөнья күрә башлаячак.“Игенче”не редакциягә үзең килеп алу шарты белән язылу хакы

үзгәрмәде – шул ук 450 сум кала.“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе агымдагы язылу кампаниясендә дә дәртләндерү призлары белән сөендерәчәк.

(Язманы ахырын гәзитебезнең 40 санында укый аласыз)
Читайте нас: