ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2019, 18:24

"Көчле муниципалитетлар - көчле Башкортстан"



Бүген, 17 майда, Уфада “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең VIII съезды үтте. Аның эшчәнлегендә 900 делегат, республика җитәкчесе Радий Хәбиров, Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачев, шулай ук федераль һәм республика дәүләт власте органнары вәкилләре катнашты.

Әлеге күләмле җыелыш – җирле үзидарә өлкәсендәге иң мөһим мәсьәләләр хәл ителә торган мәйданчык. Алар арасында – муниципаль идарә итүнең сыйфатын яхшырту, җирле хакимият органнары тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кабул ителгән карарларның нәтиҗәлеген арттыру, халыкка үз социаль һәм икътисади хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру.

Гадәттәгечә, чарада катнашу өчен делегатлар – муниципалитетлар, федераль һәм республиканың дәүләт власте органнары вәкилләре җыелды. Чара барышында алар уңай тәҗрибә белән уртаклашып, муниципалитетлар эшчәнлегенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде, алдагы перспективага төп бурычларны билгеләде.

Съезд программасы бай эчтәлекле булды. Чараның пленар өлешендә идарә рәисенең отчеты тыңланды. Ул Советның 2018-2019 еллардагы эшчәнлеге турында мәгълүматлар җиткерде. Артабан яңа срокка берләшмәнең җитәкче органнары сайланды. Съезд нәтиҗәләре буенча муниципалитетлар тормыш-көнкүреше юнәлешләренең һәркайсын камилләштерүгә булышлык итүче тәкъдимнәр тупланган гомум документ кабул ителде.

Съездда иң алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Башкортстан Республикасының дәүләт наградалары һәм “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берләшмәсе” конкурсы җиңүчеләренә Дипломнар тапшырылды. Чара республиканың сәхнә осталары концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: