ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2019, 13:25

Районыбызны лаеклы күрсәттеләр

11 майда Уфада “Акбузат” ипподромында “Терра Башкортостан” ат спорты турнирының өченче этабы үтте.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәкъдиме белән оештырылучы әлеге чараның беренче этабы 24 мартта үтеп, анда Дуван районы вәкиле Илдар Нургалиев җиңеп чыккан иде. 27 апрельдә үткән икенче этапта Белокатай, Илеш, Иглин һәм Учалы районнары вәкилләре бәйге тотты, Илеш егете Роберт Хафизов анда җиңү яулады.

Өченче этапта Дүртөйле, Чакмагыш, Бөрҗән һәм Зианчура районнары вәкилләре көч сынашты.

Чабышлар башланганчы әлеге районнар вәкилләре күргәзмә-сәүдә дә оештырып күрсәтте. Район кулланучылар җәмгыяте (җитәкчесе Фәндидә Галләмова) киң ассортиментта кулинар эшләнмәләр, ит ризыклары, балык, җавап-лылыгы чикләнгән “Чакмагыш–сөт” җәмгыяте (директоры Рафаэль Йосыпов – сөт ризыклары, шәхси эшкуар Илнур Имаев киң ассортиментта ысланган терлек һәм кош ите, Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре үзләрендә тәрбияләнүчеләрнең кулдан эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Соңыннан азык-төлек сатып алучылар да күп булды.

Иң тәүдә Дүртөйле муниципаль районы хакимияте призларына 8 җайдак көч сынашты. Артабан безнең район вәкилләре стартка басты. Анда “Победа”, “Октябрь”, “Герой”, “Заря”, Ленин исемендәге, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” һәм “Юлдаш” җәмгыятьләре үз чаптарларын алып килгән иде.

Беренче булып финиш сызыгын “Юлдаш” җәмгыятеннән өч яшьлек “Карлугач” кушаматлы чаптарда Алмаз Сираев атлы узаман кисеп үтте. “Победа”дан “Буян” кушаматлы чаптар икенче, “Ал-

га”дан “Альманах” өченче урыннарны алды. Беренчелекне яулаган егеткә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары Илгиз Ихсанов һәм хакимиятнең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов Кубок һәм акчалата бүләк тапшырды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 40 санында укый аласыз)



Читайте нас: