16-17 майда Уфада каты көнкүреш калдыкларын чыгаручы төбәк операторларының III халыкара съезды үтте. Чарада 400 дән артык кеше катнашып, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча яңа системага күчкәндәге үзенчәлекләрне һәм хаталарны тикшереп, аларны хәл итү юлларын эзләде.
Съездда экотехнопарк төзү максаты белән инвестиция проектларын тормышка ашыру мөмкинлеген биргән хезмәттәшлек турында эре килешү төзелде. Документка республиканың Сәнәгать һәм инновацион сәясәт, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыклары, Уфа дәүләт нефть техник университеты белән “Эко-сити” төбәк операторы җитәкчеләре кул куйды. Бу экотехнопаркта чүп-чар эшкәртеләчәк һәм утилизацияләнәчәк, дип планлаштырыла.
Әлеге яңа объект Ишембай районында урнашкан чүп-чар сортларга аерылучы иң эре комплекс базасында барлыкка киләчәк. Анда калдыкларны заманча эшкәртү системасы төзеләчәк, дип көтелә. Ул процесс тоташ технология циклын – чүпне сортларга аерудан башлап икенчел эшкәртүгә кадәр – үз эченә алачак. Экотехнопарк концепциясенә ярашлы, сортировка линияләре аша үткән икенчел матди ресурслар исемлеге күпкә киңәячәк. Бу паркка алып киленгән чүп-чарның 15 проценты икенчел эшкәртүгә озатылачак. Бу икенчел ресурсларга пластикның берничә төре, кәгазь, катырка, пыяла, кара һәм төсле металлар керә. Каты коммуналь калдыкларның 35 процентка якын өлешен алып торган органик калдыклар компост җитештерелгән цехка озатылачак. Нәтиҗәдә экологик яктан хәвефсез булган техноген туфрак барлыкка килә. Аны полигоннарны рекультивацияләү өчен кулланырга була. Сортларга аерганнан соңгы калдыклар цемент заводларына ягулык, электр һәм җылылык энергиясен җитештерү өчен кулланылачак.
Моннан тыш, булачак экотехнопарк фән һәм җитештерү тармагын берләштерәчәк. Уфа дәүләт нефть техник университетының сәнәгать мәйданчыгында төзелгән махсус кафедрасында бу эшчәнлек өлкәсе өчен кадрлар әзерләчәкләр, яшь галимнәр яңа технологияләр, чүп-чарны үтилизацияләүнең яңа ысулларын уйлап табып, монда ук гамәлдә кулланып карый алачак, дип күзаллана.
Әлеге вакытта экотехнопарк резидентларын һәм индустриаль партнерларын берләштерүче кластер формалаштырыла. Аны төзүгә тотынылган чыгымнар 1 млрд. сум күләмендә булыр, дип көтелә.
Гомумән алганда, “Экология” гомумдәүләт проекты чикләрендә Русиядә каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча яңа система булдыруга, бу җәһәттән заманча объектлар төзүне финанслауга 2024 елга кадәр якынча 100 млрд. сум юнәлтеләчәк дип күзаллана.