ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 Май 2019, 17:25

Тикшерүләр бизнес эшчәнлеген туктатырга тиеш түгел



Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында үткән чираттагы “Инвестицияләр сәгате”ндә Роспотребнадзорның төбәк идарәлеге җитәкчесе Е.Степановка артабан аның белән эшләргә теләмәвен һәм үз фикерен бу күзәтчелек итү органының федераль җитәкчелегенә дә белдерәчәген әйтте. Моның сәбәбе нидә соң?

Утырышта агросәнәгать өлкәсендәге чираттагы проектлар каралды. Аерым алганда, анда Караидел районындагы “Зуевское” җәмгыяте герефорд токымлы малларны үз мал азыгы белән асрарга һәм симертергә планлаштыра. Монда 1500 баш сыер асрала, алты ферма төзелгән, комбикорм җитештерүче өч мини-завод һәм мал чалу цехы эшли. Үткән елда хуҗалык Уфада фермер продукциясен сату өчен фирма магазин-кафесын ача. “Инвестицияләр сәгате” барышында “Зуевское” җәмгыяте директоры А.Мөхәммәдьяров төбәк җитәкчесенә кафега Роспотребнадзор хезмәткәрләре килеп тикшерү үткәрүе, якынча бер миллион сумга җиткән максималь штраф салуы һәм кафены ябарга күрсәтмә бирүе турында сөйләде. Ул моңа кадәр кадәр кафе эшчәнлегеннән зарланучылар булмавы һәм күрсәтелгән җитешсезлекләрнең әллә ни зур булмавын билгеләде. Төбәк җитәкчесен санитар күзәтчелек органнарының мондый планнан тыш үткәрелгән кинәт тикшерүе сагайтты һәм ул бу өлкәдә тәртип булдыру өчен җаваплы ведомстволар вәкилләре катнашлыгындагы киңәшмә үткәрергә кушты. “Бу мәсьәләне объектив рәвештә хәл итәргә кирәк. Без бизнесның көндәшлек шартларында намуслы эшчәнлек алып баруы өчен тиешле шартлар булдырырга тиешбез”, – диде ул.

Озак та үтми, бу мәсьәлә буенча бу хәл-вакыйгада катнашкан яклар да чакырылган киңәшмә үткәрелде. Бизнес вәкиле һәм Роспортребнадзор җитәкчелегенең аңлатмаларын тыңлаганнан соң, төбәк Башлыгы Р.Хәбиров тикшерү органнарының үз гамәлләрен анык кына дәлилли алмавына канәгатьсезлек белдерде һәм Русия Президенты Владимир Путинның үз Мөрәҗәгатендә кече һәм урта бизнес оешмаларына күзәтчелек органнары тикшерүләре киметелергә тиеш дип әйтүен ассызыклады. 2018 ел ахырында дәүләт җитәкчесе В.В.Путин 2019-2020 елларда кече бизнесны планлы тикшерүләрне чикләүче законга кул куйды. Әлеге документка ярашлы, ике ел дәвамында кече бизнес субъектлары булып исәпләнгән юридик шәхесләрне һәм шәхси эшкуарларны планлы тикшерүләр тыела.


Мәгълумат чыганагы - "Башинформ" агентылыгы

Читайте нас: