ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 Май 2019, 18:31

Эшкәртүче заводлар төзелешендә – ныклы контроль


Гомумрусия халык фронтының Сочи шәһәрендә үткән медиафорумында Русия Президенты Владимир Путин каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүче заводлар төзелешләрендә ныклы контроль булдырылырга тиеш, дип белдерде. “Мондый заводлар төзү турындагы карарларның сыйфатлы үтәлешенә дәүләт күләмендә дә, сезнең ярдәм белән җәмәгатьчелек дәрәҗәсендә дә катгый күзәтчелек булдыру мөһим”, — дип ассызыклады дәүләт Башлыгы. Моны ул миллион кешеләрнең көнкүреш калдыкларын эшкәртүче инфрастуктура төзелешенең сыйфаты өчен борчылуы белән аңлатты. В.В.Путин шулай ук: “Кешеләрнең хәвефләнүе нигезсез түгел. Илдә дистә еллар дәвамында чүп җыелып ятучы полигоннар барлыкка килде һәм моңа беркайчан да беркем дә игътибар итмәде. Бу хәзер барлык чикләрне дә үтте һәм без моның белән ныклап шөгыльләнергә тиешбез ”, – дип билгеләде.

Русия төбәкләрендә 1 гыйнвардан “чүп реформасы” тормышка ашырыла башлады. Төбәк операторлары билгеләнгән хаклар буенча халыктан җыелган чүпне алып чыгарга һәм утильләштерергә тиеш. Башкортстанда моның өчен түләү хакы 70 сум күләмендә билгеләнде. Реформа гамәлгә кергәннән соң үткән 4 айда республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 8440 контейнер урнаштырылды, 1486 яңа мәйданчык җиһазландырылды. Якын киләчәктә Ишембай районында җыелган чүпне эшкәртү һәм утилизацияләү өчен экотехнопарк төзеләчәк.

Мәгълумат чыганагы – “Башинформ” агентлыгы.



Читайте нас: