ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 Май 2019, 18:44

Милләт символын таныткан бәйрәм


#нацпроекты;культура

18 майда Октябрьский шәһәрендә республика күләмендәге зур мәдәни чара – Гата Сөләйманов исемендәге XIX Курай бәйрәме старт алды. Быел ул республиканың 100 еллык юбилеена багышланды.

Гадәттәгечә, бәйрәмгә үзешчән һәм һөнәри башкаручылар җыелды. Чараның георграфиясе киң – курайчылар республиканың 25 муниципалитетыннан гына түгел, Чиләбе һәм Курган өлкәләреннән дә җыелды.

Бәйрәм чикләрендә һәрвакыт курайчыларның “Бәйге” конкурсы да үтә. Иҗади бәйге җиңүчесенә – Гран-при иясенә “Лада гранта” автомобиле тапшырыла. Бу призны Октябрьский шәһәре хакимияте әзерләгән. Бәйрәмнең гала-концерты Октябрьский музыка колледжына үтә.

Шунысын билгеләп үтү артык булмас: республиканың танылган курайчысы хөрмәтенә үткәрелгән бу чараны “Башкортстан Республикасының Курайчылар союзы” төбәк җәмәгать оешмасы үткәрә. Бәйрәм “Русия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә дәүләтнең гражданлык берлеген ныгытуга юнәлтелгән иҗади проектларга ярдәм күрсәтү” гомумдәүләт проекты чикләрендә оештырыла.
Читайте нас: