ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 Май 2019, 16:52

Хезмәттәшлек нәтиҗәләре югары бәһаланды

Алдынгы ата-аналар форумында безнең район вәкилләре дә катнашты

# Проект Башкортостана по созданию социальной гостиницы «Подросток» и детско- родительского клуба «Семейный очаг».

Билгеле булуынча, үткән атнада “Торатау” Конгресс-Холлында “Балачак векторы-2019” Гомумрусия конгрессы һәм “Продвинутые родители” төбәк җәмәгать оешмасының III ата-аналар форумы үтте. Бу зур чараларда Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Русия Президенты В.В.Путин каршында бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова катнашты.

Конгресс башланыр алдыннан Башортстан җитәкчесе Радий Фәрит улы белән Мәскәү вәкиле Анна Кузнецова гаилә һәм балаларны яклау буенча иң яхшы инновацион дәүләт һәм җәмәгать социаль проектлары тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар. Иң алдынгы төбәк (милли) проектлары арасында Башкортстанның “Подросток” социаль кунакханәсен төзү һәм аның каршында эшләүче “Гаилә учагы” балалар һәм ата-аналар клубы да билгеләнде.

Форум программасы эчтәлекле булды. Анда биш көнлек уку атнасына күчүне тәмамлаган мәктәпләрдә белем алучылар белән тематик шимбәләр үткәрү формалары тикшерелде. Зур чарада безнең районнан муниципаль район хакимияье башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакирова, “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәгенең райондагы бүлеге җитәкчесе
Читайте нас: