ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2019, 10:07

Халык хәтерендә мәңгегә сакланырлар

Ватаныбыз азатлыгы хакына гомерләрен һәм сәламәтлекләрен аямыйча көрәшеп, исемнәрен данга күмгән якташларыбыз турында хәтер мәңгелек.

Каһарман яугирләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү, реконструкцияләү һәм яңарту районыбызда соңгы елларда күркәм традициягә әверелде. Азаккы ике елда гына, мәсәлән, “Эшлекле гамәлләр” программасы чикләрендә, шулай ук урындагы бюджет акчасына, иганәчеләр ярдәме исәбенә Иске Бәшир, Калмашбаш, Югары Аташ, Үрнәк авылларында һәйкәлләр яңар-

тылды. Былтыр Байбулат авылында яңа һәйкәл ачылды.

Узган шимбәдә Үрнәк авыл биләмәсенә караган Көсәкәй авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы үтте. Бу эшне шушы авылда туып үскән ир үзаманнары – Башкортстан сәүдә ассоциациясе рәисе, җаваплылыгы чикләнгән “А и Ф” җәмгыяте директоры Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин белән интернационалчы яугир, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдиновның матди ярдәме белән авыл халкы бергәләп башкарып чыктылар.

Һәйкәлне ачуга багышланган тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм анаң урынбасарлары, Башкортостан ветераннары (пенсионерлары) төбәк җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары, запастагы подполковник Әлфит Әхмәтов, әлеге һәйкәлне яңартып төзеткән якташлары Фәрит Гыйндуллин һәм Ранис Хәмәтдинов, Үрнәк авыл Советы башлыгы вазыйфасын башкаручы Марсель Исламов, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, биләмәнең башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Зәйтүн Әхмәтшин, интернационалчы яугирләрнең район оешмасы советы рәисе Җәвит Хәбибуллин, тыл һәм хезмәт ветераннары, хәрби хезмәткә чакырылачак үсмерләрнең биш көнлек әзерлек лагеренда шөгыльләнүчеләр, авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашты.

Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбировның шушы уңайдан котлау-мөрәҗәгатьнамәсен укып ишеттерде, артабан үз исеменнән дә шушы изгелекле эшне башкарып чыгучы иганәчеләргә ихлас рәхмәт җиткерде, авыл халкын күмәкләп булдырылган әлеге һәйкәл территориясын тәртипкә тотуда катнашырга өндәде.


Читайте нас: