ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2019, 16:20

Президент күрсәтмәләренең күбесе вакытында үтәлә


Дүшәмбе көнне Кремль вәкиле журналистларга Русия Президенты В.В.Путинның 2012 елдан 2019 елга кадәр җиткерелгән күрсәтмәләренең үтәлеш статистикасы турында сөйләде.

“Гомумән алганда, Президент күрсәтмәләрен үтәү буенча хәл шактый яхшы – бу күрсәткеч якынча 86% тәшкил итә”, – диде В.Путинның матбугат секретаре Д.Песков. — Күрсәтмәләрнең 47%ка якыны куелган вакытында ук үтәлә, калганнарының вакыты, Президент администрациясе белән килешеп, берникадәр күчерелә”. Матбугат секретаре белдерүенчә, бу гадәти практика, чөнки кайсыбер күрсәтмәләрне тормышка ашыру башта билгеләнгәннән күбрәк вакыт таләп итәргә мөмкин.

Д.Песков аныклавынча, 2012 елдан 2019 елга кадәр Русия Президенты В.Путин тормышка ашыру өчен 17,5 мең күрсәтмә һүәм боерык җиткергән.
Читайте нас: