ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 Май 2019, 13:53

Авторлык стартап-проектларын танытырга телисезме?


#нацпроекты«Цифровая экономика»

Башкортстанның Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитеты май аеннан кешеләр, идеяләр һәм IT-өлкәсе проектлары турында мәгълүмат проектын башлап җибәрде. Проект якташларыбызның ирешкән уңышлары һәм аларның IT-эшләнмәләре авторлары турында атналык хикәят-тапшыру булып тора. Проект Дәүләт комитеты сайтында һәм социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында социаль медиа кулланучыларны җәлеп итеп алып барылачак.

Проектның максаты — киң аудиторияне авторлар һәм аларның IT-индустриягә багышланган уникаль проектлары белән таныштыру. Янә бер бурыч – мәгълүмат бирелгән идеяләрне, аларны алга таба үстерү һәм тормышка ашыру өчен проектларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү. Шулай ук IT-проектлар белән атна саен таныштыру нәтиҗәсендә “Санлы икътисад” программасын гамәлгә ашыру кысаларында федераль субсидия алуга дәгъва итүчеләрне эзләргә булыша әлеге проект. Субсидияләргә «үтәли» (“сквозная”) технологияләр эшләү белән шөгыльләнүче физик һәм юридик затлар дәгъва итә ала. Проект кысаларында идеяләр, стартаплар, тәҗрибәле эшләнмәләр һәм аларны оештыручылар белән танышырга мөмкин.

Мәгълүмати проектның һәр чыгарылышы чәршәмбе, җомга көннәрендә дөнья күрә. Бер проект яки идеягә өч көн багышлана. Материал ирекле формада, фото-, видео-, шулай ук текст форматында биреләчәк. Алда торган постларга сораулар һәм комментарийлар да язырга мөмкин.

18 майда оффлайн режимында мәгариф акциясенә старт бирелде, диктантның узган беренче этабына йомгак ясау мөмкинлеге булдырылды. Алга таба акция 24 майга кадәр санлы технологияләр өлкәсендә үз белемен һәм санлы икътисадка әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә теләгән һәркем өчен ул онлайн-тест рәвешендә дәвам итәчәк.

Проектта катнашу мәсьәләләре буенча 8 (347) 218 12 42 телефоны буенча яки е-mail буенча консультация алырга мөмкин dautova.ar@bashkortostan.ru. Проектта катнашу бушлай.
Читайте нас: